Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов композитор Игорь Крутой белән очрашты.
Әңгәмәнең төп темасы – булачак «Новая волна» фестивале. Популяр музыканы яшь башкаручылар еллык халыкара конкурсының жюрие рәисе һәм продюсеры Игорь Крутой булачак, фестиваль 2020 елда Казанда узачак. Музыка бәйрәме ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланачак.
Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Крутой «Новая волна»га әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Игорь Крутой белдергәнчә, Татарстанның эре халыкара чаралар уздыру тәҗрибәсе фестивальне югары дәрәҗәдә оештырырга ярдәм итәчәк.