Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин белән очрашты.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Хөснуллин төзелеш өлкәсендә һәм тораклар базарында вәзгыять турында, республикада профильле илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында сөйләштеләр.
Искәртик, Марат Хөснуллин Россия Хөкүмәтенең яңа составына был гыйнвар аенда керде. Аннан алда ул Мәскәү Хөкүмәтендә Мәскәү мэрының шәһәр төзелеше сәясәте һәм тезелеш мәсьәләлре буенча урынбасары иде.