Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Expo Real Коммерцияле күчемсез милек һәм инвестицияләр буенча халыкара күргәзмә директоры Клаудия Бойманс белән очрашты.
Очрашуда катнашучылар хезмәттәшлек мөмкинлекләре, аерым алганда, күргәзмәләрне оештыруда тәҗрибә алышу өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. Шулай ук Татарстан делегациясенең төбәк потенциалын күргәзмәдә тәкъдим итү мөмкинлеге турында сүз барды. "Коммерцияле күчемсез милек һәм инвестицияләр буенча халыкара күргәзмә бөтен дөньяда билгеле. Сезнең белән бер-беребезгә файдалы була алуыбыз турында фикер алышырга телибез", — диде Рөстәм Миңнеханов.
Expo Real 1998 елдан бирле ел саен Мюнхенда үткәрелә. Мәйданчык дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр вәкилләрен, төзелеш фирмалары, архитектура бюролары, девелоперлар, белгечләрне берләштерә. 2019 елда күргәзмәдә 76 илдән, шул исәптән Россиядән, 46 меңнән артык кеше катнашкан.