Кремль урамы, 12нче йорт адресы буенча урнашкан бинада ТАССРның юстиция министры вазифасын башкарган Әнәс Таҗетдиновка мемориаль такта ачу тантанасы узды.
Тантаналы чарада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашты.
“Мин ышанам, мемориаль такта Кремль урамын һәм Казан шәһәрен бизәп торачак”, - диде Рөстәм Заһидуллин.
Министр билгеләгәнчә, мемориаль такта шәхесләрнең тарихта зур роль уйнаганын искә төшереп торачак.
1971 елның 4 февралендә ТАССРда янәдән министрлык барлыкка килгәч, Әнәс Таҗетдинов юстиция министры вазифасына билгеләнә. Министрлыкта эшләгәндә “1941-1045 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 30 ел” медале һәм “Партия һәм Совет органнарында озак уңышлы эшләгәне өчен” Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
1987 елда Әнәс Таҗетдиновка “ТАССРның атказанган юристы” дигән мактаулы исем бирелә.