РФ Куркынычсызлык советы секретаре Николай Патрушев Казанга килде
26.11.2012Бүген Россия Федерациясе Куркынычсызлык советы секретаре Николай Патрушев һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Казанга килде. Аларны “Казан” халыкара аэропортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Николай Патрушев Казанда ИФО субъектлары җитәкчеләре катнашында РФ Куркынычсызлык советы секретаренең һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиленең күчмә киңәшмәсен үткәрә.
ТР Президенты матбугат хезмәте