Рөстәм Миңнеханов халыкара фәнни конференциядә катнашучылар белән очрашты

23.11.2012

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Постгенные методы анализа в биологии, лабораторной и клинической медицине” III халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар белән очрашты.
ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда Федераль медицина-биология агентлыгы җитәкчесе урынбасары Михаил Киселев, Россия Фәннәр академиясе академиклары катнашты.

Рөстәм Миңнеханов конференциядә катнашучыларны сәламләде һәм Казанга килүләре өчен рәхмәт белдерде. Республика җитәкчелеге Казан федераль университеты абруен күтәрү өчен зур игътибар бирә. ТР башлыгы соңгы елларда КФУның динамик үсешен, матди-техник базасы яңартылуын, яңа лабораторияләр булдыру турында сөйләде.

Татарстан Президенты республикада фән үсешенең башка юнәлешләре – наноүзәк, “Иннополис” яңа шәһәр базасында IT-университет булдыру планнары турында сөйләде.

Конференциядә катнашучылар Казан федераль университетының абруен билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов КФУ ректоры Илшат Гафуровка конференциядә катнашучыларны Казанга янә лекцияләр укырга чакырырга тәкъдим итте.

ТР Президенты матбугат хезмәте