Бүген Казанның 181 нче мәктәбендә пластик, алюминий, пыяла тараларны кабул итүче автоматлаштырылган фандоматларны кулланышка кертү пилот проекты тәкъдим ителде. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Ростех" ДК Сергей Чемезов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Барлыгы Казан мәктәпләрендә 20 фандомат урнаштырыла. Һәм аппарат бутылка һәм банкаларн кысу ярдәмендә 300 ярты литрлы алюминий банкаларын һәм меңгә кадәр төрле күләмдәге бутылкаларны сыйдырырга мөмкин. Барлыгы 25 килограммга якын чимал. Бер айда 20 фандоматтан 2,3 тонна пластик, 600 кг алюминий җыярга планлаштырыла.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, чүпне аралап җыю "Безнең ишегалды" программасын гамәлгә ашыруда исәпкә алына. "Ләкин барысы да кешеләрдән тора. Олыларны яңачага өйрәтү авыррактык, ә балаларны мондый проект белән кызыктырып була. Алга таба алар олыларны чүпне аралап җыюга өйрәтәчәк. Шуңа күрә мәктәп балалары - бу эштә безгә бик ярдәм итәчәкләр", - диде ТР Президенты.
Ул ассызыклаганча, чүпләрне аралып җыюдан башка һәм калдыкларны утилизацияләүнең яңа формаларын гамәлгә кертмичә, эре шәһәрләрдә каты калдыкларны туплау өлкәсендә хәлләр катаулана барачак. "Ышанам, барлык билгеләнгән бурычлар гамәлгә ашырылачак", - диде Рөстәм Миңнеханов.
"Россиядә ел саен 70 млн тоннага кадәр чүп җыела. "Ростех" бүлендек компаниясе "РТ-Инвест" белән калдыкларны аралау һәм эшкәртү үзәкләрен булдыру турында карар кылдылар. Чүпләрне аралап җыю этапларының берсе - фандоматлар ачу, алар мәктәпләрдә һәм гомуми файдалану урыннарында куелачаклар. Шулай һәрберебез илебез чисталыгына өлешен кертә алачак", - диде Сергей Чемезов.
Татарстан Президенты һәм "Ростех" башлыгы яңа фандоматларны сынап карадылар. Аппарат тараның кайсы материалдан эшләнгәнен билгели һәм савытта сыеклык калган булса, аны кабул итми.