Рөстәм Миңнеханов Россия табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Константин Румянцев белән калдыклар әйләнеше өлкәсен көйләү мәсьәләләре турында сөйләште

31.01.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Константин Румянцев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Константин Румянцев федераль министрлыкта калдыклар әйләнеше өлкәсендә дәүләт сәясәте  һәм көйләү департаменты, шулай ук ул әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты эше өчен җаваплы. 

Әйләнә-тирә мохитне саклау, каты калдыкларны аралап туплау, төбәкләрнең экология проектларында катнашу мәсьәләләре турында сүз барды. 

Очрашуда шулай ук ТР экология һәм табигать респурслары министры Александр Шадриков, ТР Премьер-министры вазиваларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров катнашты. 

Искәртик, бүген Казанда "РТ-Инвест" компаниясенең пилот проекты гамәлгә ашырыла башлый - тара кабул итүче фандоматлар эшли башлый. Бүген Казанның 181 нче күп профильле мәктәбендә мәгариф учреждениеләрендә фандоматларны гамәлгә кертү пилот проекты тәкъдим ителде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.