Рөстәм Миңнеханов Сингапурның Changi Airports International компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

23.11.2012

Бүген Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапурның Changi Airports International компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашуда ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, “Связьинвестнефтехим” ААҖ генераль директоры Валерий Сорокин һ.б. катнашты.

Бүген республикада Сингапур партнерлары катнашында күп проектлар гамәлгә куела, дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов. Аерым алганда, Татарстан Сингапур компанияләрен җәлеп итеп, мәгариф өлкәсендә зур эш башкара.
Моннан тыш, “Иннополис” инновацион шәһәре төзелеше проекты гамәлгә куела, мастер-планы Сингапурның RSP компаниясе тарафыннан эшләнгән.

Яклар “Казан” халыкара аэропортын модернизацияләү кысаларында хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

ТР Президенты матбугат хезмәте