КМПО генераль директоры Дамир Кәримуллин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка 2019 елда предприятие эшчәнлеге йомгаклары турында сөйләде

31.01.2020

Бүген Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе (КМПО) генераль директоры Дамир Кәримуллин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка 2019 елда предприятие эшчәнлеге йомгаклары һәм 2020 елга планнары турында сөйләде

Чара Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасында эшчәнлек алып баручы эре сәнәгать предприятеләре вәкилләре белән очрашулар сериясе кысаларында уздырылды.   

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген эре предприятиеләр алдында җитди бурыч тора – сәнәгать җитештерүе күләмнәрен арттыру, хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү.  

Киләчәк планлаштыру өчен предприятиенең үсеш перспективаларын билгеләргә кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов.

КМПО  газ-турбина двигательләре, газ куучы агрегатлар, газ-турбина энергетика җайланмалары җитештерә. Аерым алганда, 2019 елның декабрь ае йомгаклары буенча сәнәгать продукциясен реализацияләү күләме план күрсәткечләренә карата 106,1 тәшкил иткән.

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин да катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.