Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Горький ис. Зеленодольск заводы» АҖ топ-менеджменты вәкилләре белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, һәм 2019 елда предприятие эшчәнлеге йомгакларына һәм 2020 елга планнарына багышланды.
«Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ генераль директоры Ренат Мистахов хәбәр иткәнчә, «Горький ис. Зеленодольск заводы» дәүләт заказын үтәгән.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында искәрткәнчә, бүген хезмәт җитештерүчәнлеге, тулаем предприятиедә җитештерүне үстерү нинди резервлар исәбенә артачагын билгеләргә кирәк.
Очрашуда «Горький ис. Зеленодольск заводы» вәкилләре эшчәнлекләренең төп юнәлеше турында хәбәр иттеләр, бу – шул исәптән граждан һәм хәрби суднолар төзелеше, корабльләрне һәм судноларны ремонтлау, модернизацияләү һәм реконструкцияләү, шулай ук машина төзелеше һәм металлургия җитештерүе.
Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ генераль директоры Иван Егоров та катнашты.