Рөстәм Миңнеханов «ПОЗИС» ААҖ җитәкчелеге белән очрашты

31.01.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ПОЗИС» ААҖ җитәкчелеге белән очрашты.

Чара Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасында эшчәнлек алып баручы эре сәнәгать предприятеләре вәкилләре белән очрашулар сериясе кысаларында уздырылды. 

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Собраниегә юлламасында куелган бурычларны искәртеп үтте.

Безгә нинди ресурсларыбыз булуны төгәл белергә кирәк, һәм «ПОЗИС» кебек эре сәнәгать предприятиеләрендә җитештерү күләмнәрен мөмкин кадәр арттырырга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук очрашуда катнашучылар игътибарын җәлеп иткәнчә, иң мөһиме – предприятеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, инвестицион проектларда катнашу.

«ПОЗИС» ААҖ генераль директоры Радик Хәсәнов 2019 елда предприятие эшчәнлеге йомгаклары һәм 2020 елга планнар турында сөйләде.

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин да катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.