Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның барышы турында “Татмедиа” агентлыгы активрак яктыртырга тиеш. Б ухакта бүген ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров “Татмедиа” агентлыгы коллегиясе утырышында хәбәр итте.
Әсгать Сәфәров сүзләренчә, проектларны гамәлгә ашыру күрсәткечләреннән шактый эш башкарылганы күренсә дә, “массакүләм мәгълүмат чаралары бу теманы тирән ачмый”. “Кешеләр илкүләм проекттан нинди практик файда күрә ала дигән сорауга җавап юк”, - диде ул. Матбугат роле монда зур булуын билгеләп үтте.
Кайбер рәсми сайтларда илкүләм проектлар буенча мәгълүмат бөтенләй булмавын әйтте. Әсгать Сәфәров әйтүенчә, илкүләм проектларны яктыртуда иҗади ысуллар кирәк. “Саннар язып кына гадиләштерергә ярамый. Конкрет кешеләр тарихы аша чагылдырырга кирәк. „Татмедиа“ агентлыгы җаваплылык үзәге булырга тиеш”, - диде ул.
Республика массакүләм мәгълүмат чаралары өчен социаль челтәрләр ярдәмендә аудитория белән элемтәләр булдыру – “Татмедиа” өчен өстенлекле бурычларның берсе санала. Бу хакта бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясе утырышында ведомство җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев әйтте.
Аның әйтүенчә, балалар-үсмерләр өчен басмалар арасында социаль челтәрләрдә “Идел” журналы лидер. Аның 41 меңнән артык язылучысы бар. Журналлар арасында “Сөембикә” алда бара – 34 мең язылучы. Республика газеталары арасында беренче урында “Акчарлак” газетасы, аның 113 меңнән артык язылучысы бар. Район басмалары арасында “Челнинские известия” газетасы 52 меңнән артык язылучы җыйган.
Айдар Сәлимгәрәев телеканаллар да социаль челтәрләрдә эшчәнлеген киңәйтүен билгеләп узды. “ТНВ” телеканалы соцчелтәрләрдә аудитория саны буенча лидер санала, җәмгысе 250 меңнән артык язылучысы бар.
“Татарстан 24” телеканалы быел татар телендә тапшырулар чыгара башларга ниятли. Шундый планнар белән бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев бүлеште.
“Төбәк цифрлы тапшыруларны модернизацияләү телевизион продукцияне югары сыйфатлы форматта әзерләү мөмкинлеге бирәчәк. Быел бу телеканалда татарча тапшырулар башлау ниятләнә”, - диде ул.