Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов КТАТУның «ДАШКА» балалар архитектура-дизайнер мәктәбендә булды.
Аны Казан мэры Илсур Метшин, «ДАШКА» мәктәбе директоры Мария Латыпова, КДАСТУ ректоры Рәшит Низамов озата йөрде, алар уку сыйныфларын, башка урыннарны карап чыктылар, шулай ук ишегаллары территорияләрен төзекләндерү буенча тәкъдимнәр әзерләгән балалар белән сөйләшеп тордылар.
Укучылар белән аралашканда Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада «Безнең ишегалды» республика программасы гамәлгә ашырыла. Ул балалардан: Сез ишегалларыгызны ничек күз алдына китерәсез? – дип сорады. Балалар үз фикерләре белән уртаклаштылар.
Мәктәптә Татарстан Республикасы Президенты балалар дәресләре белән бергә, архитектура буенча ата-аналар өчен оештырылган лекциядә дә булды.
«Бу сынау проекты, без нәтиҗәне күрәсебез килә. Ата-аналарның да рәсем ясыйсылары килә. Күбесенең таланты бар», – диде КДАТУ ректоры Рәшит Низамов.
«Шәһәрдә мондый мәктәп булганга бик шатмын. Балаларга үсәргә кирәк. Бәлки, гаилә конкурслары оештырырсыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнехановка шулай ук «ДАШКА» мәктәбендә укучы һәм аны тәмамлаганннарның иң яхшы эшләрен күрсәттеләр.