Татарстан Президенты «Дизайн Груп» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

31.01.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Дизайн Груп»(Төркия) компаниясе Директорлар советы рәисе Ибраһим Мирмәхмүтогуллары белән очрашты.

Әңгәмә барышында «Дизайн Рус» предприятиесенең «Алабуга» МИЗ территориясендә пластик торбалар җитештерү буенча агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Искәртәбез, «Дизайн Рус» – «Дизайн Груп»ның ярдәмче предприятиесе.

Очрашуда катнашучылар тагын Татарстан Республикасы белән «Дизайн Груп» арасындагы хезмәттәшлекне киләчәктә дә үстерү, яңа уртак проектларны гамәлгә ашыру перспективаларын да карадылар. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, «Дизайн Рус» ҖЧҖ генераль директоры Седат Созудогру, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.