«Татнефтехиминвест-холдинг» ҖЧҖ Директорлар советы:2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның нефть-химия тармагы төрле юнәлештәге динамика күрсәтте

30.01.2020

Илкүләм иминлек фондыннан инвестицияләр алыр өчен Татарстанга зур күләмле нефть химиясе проектлары кирәк. Этан һәм сыекландырылган углеводород газларына кайтарыла торган акцизлар Россиядә газ чималыннан полиолефиннар җитештерүче эре заводлар ачылуын тәэмин итәргә тиеш. Шул ук вакытта кайтарыла торган акцизлар мөмкинлеген куллану өчен республика предприятиеләре инвестпрограммаларын киңәйтергә тиешләр. Бу хакта бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ҖЧҖ Директорлар советы утырышында холдинг генераль директоры Рафинат Яруллин белдерде. 

Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды, утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

2019 елда Татарстан Республикасының нефть-газ химиясе предприятиеләренең эшчәнлеге нәтиҗәләре турында Рафинат Яруллин хәбәр итте. Ул билгеләгәнчә, "Түбән Кама нефть химиясе"нең этилен комплексының икенче чираты төзелешен тизләтү файдалырак була. "Казаноргсинтез"ына да яңа проектлар кирәк. 

2025 елга кадәр тиешле чималны эшкәртүгә 65 млрд сумнан да ким инвестиция керткән компанияләр генә дәүләт ярдәмен ала алачак.

2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның нефть-химия тармагы төрле юнәлештәге динамика күрсәтте, диде Рафинат Яруллин. 

Әйтик, "ТАИФ-НК" нефть эшкәртү заводында эшкәртү күләмнәре 2018 ел дәрәҗәсендә калды. Ноябрь һәм декабрьдә тирән эшкәртү комплексында вакуумлы газойл һәм гудронда көйләү-эшләтеп җибәрү эшләре яңадан башланды. 2019 елда "ТАИФ-НК"да мотор ягулыгын җитештерү күләме 8 процентка кимеде. 

"Түбән Кама нефть химиясе" производствоны киметте. 

"Татарстанда каучук эшкәртү начар үстерелә, бездә резинадан ике завод кына җитештерә, - диде ул. - Махсус икътисадый зоналарга, технопаркларга һәм ТОСЭРларга каучуктан җитештерүчеләрне җәлеп итәргә кирәк". 

Шул ук вакытта Россиядә шиналарны җитештерү 2019 елда 12 процентка кимеде. Россия импорты өлеше артты 48 проценттан 58 процентка кадәр. Төп сәбәпләрнең берсе дип «Татнефтехиминвест-холдинг» башлыгы "Татнефть" шиналар комплексында җитештерү күләме кимүен атады. 

"Казаноргсинтез" узган елда бөтен төр продукцияләрен җитештерүне арттырды - 2,7 %ка.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.