Рөстәм Нигъмәтуллин: Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен сатып алулар ачык булырга тиеш

30.01.2020

Сатып алулар ачык һәм нәтиҗәле системасы булмаса илкүләм проектларны уңышлы гамәлгә ашыру мөмкин түгел.

Бу хакта бүген Сатып алулар буенча ТР Дәүләт комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышында ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин белдерде.

Ул искәрткәнчә, Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен шактый акча бүлеп бирелә. Аларны үз вакытында финанслауны республика җитәкчелеге контрольдә тота.

“Барлык сатып алулар максималь ачык һәм куелган максатларга ирешү өчен нәтиҗәле булырга тиеш”, - дип ассызыклады Рөстәм Нигъмәтуллин.

2019 елда республика заказчылары тарафыннан 155 млрд сумга заказлар урнаштырылган, ә сәүдә буенча экономия  3% тәшкил иткән. Шул ук вакытта, сатып алуларның нәтиҗәлелеге экономия белән генә түгел, ә бәлки сатып алына торган продукциянең сыйфаты белән дә билгеләнә.

Утырыш азагында Рөстәм Нигъмәтуллин Сатып алулар буенча ТР Дәүләт комитеты коллективына эшләрендә уңышлар теләде.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте. “Татар-Информ” МА материаллары буенча.