Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты. Утырыш Иннополиста узды. Чарада Россия Федерациясе мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Михаил Ипатов, республиканың мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре, министрлык һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Коллегия алдыннан кунакларга татар халык музыка кораллары, милли киемнәр һәм бизәнү әйберләре күргәзмәсе, татар милли ашларын пешерү мастер-классы оештырылган иде.
Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасында соңгы 100 елда мәдәният үсешенә багышланган стендны күрсәттеләр, мәдәни мирасны саклауга ярдәм итүче проектларны презентацияләделәр. Шулай ук татар дизайнерлары милли һәм мөселман киемнәрен күрсәттеләр.
ТР мәдәният министры Ирада Әюпова чыгышында хәбәр иткәнчә, 2019 елда республикада гамәлдә булган программалар исәбенә Татарстан территориясендә 21 авыл клубы төзелгән, 40 объект төзекләндерелгән. 2020 елдан республика бюджетында балалар сәнгать мәктәпләрен капиталь ремонтлауга чаралар каралган. Илкүләм проектлар кысаларында мәгариф учреждениеләренә музыка коралларын сатып алуга 106 млн. сумлап каралган.
Министр билгеләгәнчә, быел ТАССР 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүгә 75 ел тулуга багышлап күп төрле чаралар планлаштырыла. Ирада Әюпова мәдәният тармагы ветераннарына игътибарлы булырга өндәде.
Шулай ук министр мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге шәхси эшкуарлыкка бәйле проектларга ярдәм итәргә өндәде.
РФ мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова билгеләгәнчә, Татарстан бүгенге көнгә мәдәният өлкәсендә бөтен күрсәткечләр буенча лидер. Татарстанда мәдәниятка берләштерелгән бюджеттан чыгымнар соңгы биш елда икеләтә артты. Мәдәният тармагын финанслау кеше башына дип санасаң, илдәге уратача күрсәткечләрдән артык.
Рөстәм Миңнеханов чыгышында ассызыклаганча, авыл җирлегендә кадрларны калдыру мәдәният тармагы өчен иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. "Бүген без бер тапкыр түләнә торган ярдәм күрсәтәбез, ләкин өстәмә ярдәм чараларын да булдырырга кирәк. Шундый ярдәмнәрнең берсе авылга кайтып эшләргә теләгән белгечләргә җир кишәрлекләре бирү", - диде ТР Президенты.
Ул шулай ук билгеләгәнчә, Татарстанда инфраструктура үсешенә дә күп акча бүлеп бирелә: мәдәният һәм мәгариф объектлары капиталь ремонтлана. "Якын арада төзәклендерелгән мәктәпләр саны меңгә җитә. Шулай ук без музыка мәктәпләрен дә төзекләндерә башлыйбыз. Әмма анда югары дәрәҗәдәге, һөнәрләренә бирелеп эшләүче укытучылар булмаса, эш бармый", - диде Татарстан Президенты.
Аеруча Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүче милләтләрнең мәдәни мирасларын саклауга игътибарлы булырга өндәде. "Бу татарлар да, руслар да. чуашлар да, башка халык вәкилләре дә. Республикада яшәгән һәр милләт - безнең кешеләр, без бердәм, без бер-беребезне тулыландырабыз. Без мәдәниятыбызны чит илләрдә популярлаштыру юлларын да эзләргә тиеш", - диде ТР Президенты.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов лаеклы мәдәният әһелләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды.