Илдар Халиков “Сетевая компания” ААҖ Директорлар советы утырышын уздырды

23.11.2012

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков “Сетевая компания” ААҖ Директорлар советы утырышын уздырды.

Утырыш ТР Министрлар Кабинетында үтте, анда компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге һәм 2012 нче елның 9 аена бюджетның тормышка ашырылу мәсьәләләре каралды, "Сетевая компания” ААҖ эш этикасы һәм корпоратив тәртип кодексы, шулай ук компаниянең корпоратив секретаре турында кагыйдәләр расланды.

Директорлар советы вәкилләре 2012-2014 нче елларга “Сетевая компания” ААҖнең инвестицион программасы нигезендә төзелгән һәм РФ Энергетика министрлыгының 2011 нче елның 24 нче октябренда кабул ителгән 476 нчы номерлы Боерыгы белән расланган капиталь төзелеш, реконструкция һәм ремонт планын тормышка ашыру барышы белән таныштылар.

Илдар Халиков Директорлар советы утырышына нәтиҗәләр ясап, инвестицион программаны тормышка ашыру энергоҗайланмаларның ышанычлы һәм тотрыклы эшен тәэмин итәргә, нәтиҗәдә, кулланучыларга сыйфатлы хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирәчәген билгеләде.

"Сетевая компания" ААҖ матбугат хезмәте материаллары буенча