Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта «Татнефть» ГАҖнең 2019 елда бюджетын үтәү йомгаклары каралды һәм 2020 елның февраленә бюджеты расланды.
Директорлар советы үткән елда эчке аудитка идарә эшчәнлеге йомгаклары һәм 2020 елга эчке аудит планнары турында мәгълүмат тыңлады.
Утырышта катнашучылар компания эшчәнлегенең төп бизнес-юнәлешләре буенча IT-стратегияне гамәлгә ашыру нәтиҗәләре белән таныштылар. Инновацион проектлар арасында – ятмаларны эшкәрткәндә, нефть чыгару объектларына хезмәт күрсәткәндә ясалма акылны гамәлгә кертү; «ТАНЕКО» нефть эшкәртү заводында ЭЛОУ АВТ-7 җайланмасының цифрлы игезәген булдыру; сатуның цифрлы каналларынннан файдалану һәм башкалар.
2020 елга потенциаль проектлар – скважиналарны планлаштырганда һәм төзегәндә, аларга ремонт ясаганда идарә иткәндә запасларны исәпкә алу процессларын цифрлаштыру; гидрокрекинг технологиясе җайланмаларында цифрлы игезәкләрне һәм «ТАНЕКО» ЭЛОУ АВТ-6 тиражлау һәм башкалар.
Директорлар советы утырышында «Татнефть»тә персоналның канәгатьлеген бәяләү системасын кертүдән көтелүче оештыру һәм финанс нәтиҗәлелеге турында да фикер алыштылар.
Директорлар советы «В.Д. Шашин ис. «Татнефть» ГАҖнең корпоратив хезмәттәшлеге тәртибе турындагы нигезләмә»нең яңа редакциясен раслады.
Тагын утырышта башка мәсьәләләр дә каралды.