Казанга Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе делегациясе килде

23.11.2012

Бүген Казанга аким Бирдебәк Сапарбаев җитәкчелегендә Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе делегациясе килде. Кунакларны “Казан” халыкара аэропортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

ТР башкаласына сәфәре кысаларында делегация вәкилләре ИТ-паркта Казахстан һәм Татарстан эшлекле даирәләре бизнес-форумында катнашачак, Кремльдә Бирдебәк Сапарбаевның ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы булачак. Шулай ук Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе делегациясе КФУда, ТР Дәүләт Советында, Халыклар дуслыгы йортында булачак.