Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Кытайда йөри

29.04.2008

Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәсми эш визиты белән Кытай Халык Республикасы (КХР) башкаласында – Пекинда өйри.
Бүген Татарстан Хөкүмәте башлыгы Кытай Халык Республикасы (КХР) Мәгариф министрлыгында мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлек, студентлар һәм укытучылар белән алмашуны җайга салу, шулай ук студентлар спорты өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча министр урынбасарлары белән берничә очрашу уздырды.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, визит барышында тәҗрибә алмашу һәм Студентларның бөтендөнья спорт уеннары (Универсиада) кысаларында чаралар хәзерләү, оештыру һәм уздыру өлкәсендә Кытай ягы вәкилләре белән килешүгә ирешелде.
Шуны искәртик: 2009 елның февралендә Кытай - 24 нче Бөтендөнья кышкы Универсиадасын (Хэйлунцзян чик буе Кытай провинциясенең административ үзәге - Харбин шәһәре), ә 2011 елда – Бөтендөнья җәйге Универсиадасын (Шэньчжэнь шәһәре) кабул итәчәк.
Моннан тыш, Пекинда 8 нче августтан алып 24 нче августка кадәр Олимпиада-2008 нең төп ярышлары узачак.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче рәсми кешеләр, Олимпиада-2008 не үткәрү өчен, Пекинда төзелгән спорт җайланмаларын карап йөрделәр, шулай ук Кытай Халык Республикасы башкаласының инфраструктурасын да өйрәнделәр.
Иртәгә, 30 нчы апрельдә, Татарстан Республикасы делегациясенең Пекиннан Казанга очып китүе планлаштырыла.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте