Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.
Утырыш Казанда югары технологияләр өлкәсендәге технопарк – ИТ-паркта (Петербург ур.) узды.
Чара башланганчы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин һәм башка рәсми затлар белән бергә, ясалма интеллект өлкәсендәге югары технологияле ИТ-проектлар, дәүләт идарәсен цифрлаштыру һәм башкалар экспозициясе белән танышты.
Коллегиянең төп темасы – 2019 елда Татарстан Республикасы мәгълүмат технологияләре һәм элемтә тармагы эше йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар.
Төп нотык белән Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин чыгыш ясады. Министрлыкның төп бурычларыннан берсе итеп ул цифрлы технологияләрне Татарстан кешеләренә хезмәткә куюны атады.
Коллегия кысаларында нотыклар белән «МТС» ГАҖ, «КАМАЗ» ГАҖ, Алабуга муниципаль районы вәкилләре һәм башкалар чыгыш ясады
Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин Татарстан цифрлы үсешнең реаль лидеры булып тора, дип белдерде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләп үткәнчә, бүген күргәзмәдә куелган барлык проектлар да тормышта кулланыш табарга тиеш.
Ул шулай ук искәрткәнчә: үткән ел Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы трансформация кичерде. Хәзер аның төп бурычы – дәүләт идарәсен цифрлы үстерү.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, министрлыкка республиканың барлык мәгълүмат системаларын тәртипкә китерергә, ведомствоара тоташ цифрлаштыру процессларын тәэмин итәргә кирәк. Татарстанда 170тән артык мәгълүмат системасы эшләнгән, шуларның 55е генә министрлыклар һәм ведомстволар балансында тора.
«Шул ук вакытта төрле системаларда бер үк белешмәләр берничә мәртәбә исәпкә алынырга мөмкин, мәгълүмат төрле шәкелдән һәм килештерелмәгән. Тагын министрлыклар һәм ведомстволар яңа программа продуктлары эшләп чыгаралар», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул искәрткәнчә, эшләрнең хакын формалаштыруның нәтиҗәле механизмы булмаган килеш, аффиляцияләнгән компанияләрне җәлеп итеп, бу бурычлар хәл ителә торган тискәре мисаллар да бар.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, белешмәләрне ышанычлы яклауны тәэмин итү мөһим. Хәзер 4 система гына иминлекнең федераль таләпләре нигезендә аттестацияләнгән, һәм министрлыкка кыска вакыт эчендә мәгълүмат системаларын иминлек буенча аттестацияләргә, шулай ук бу таләпләрне аларны булдырганда һәм яңартканда да исәпкә алырга кирәк булачак.
«Санап үткән бурычларны хәл итү өчен былтыр министрлык каршында Цифрлы трансформация үзәге булдырылды. Яңа структурадан конкрет нәтиҗәләр көтәбез», - диде ТР Президенты.
Министрлыкның яңа өстенлекле бурычларыннан берсе итеп Рөстәм Миңнеханов КФҮне үстерүне атады. Дәүләт органнары белән халык арасындагы аралашу минимумга җиткерелергә тиеш.
Моның өчен барлык хезмәт күрсәтүләрне дә цифрлаштырырга кирәк. Бу, беренче чиратта, муниципаль хезмәт күрсәтүләргә кагыла. Хәзер алар100дән артык һәм күбесе аналог рәвешендә тәкъдим ителә.
«Шәһәр һәм авыл кешеләре өчен бердәй шартлар тәэмин итәргә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Мәсәлән, 22 авылда мобиль элемтә бөтенләй юк, 1 400дән артык торак пунктында оптик элемтә каналлары юк. Автоюлларны мобиль элемтә белән каплау мәсьәләсе хәл ителми кала. Министрлыкка бу мәсьәләләрне элемтә операторлары белән оператив хәл итәргә кирәк».
«Цифрлаштыру – реаль секторның конкуренциягә сәләте мәсьәләсе. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин указы нигезендә илкүләм проектлар гамәлгә ашырыла, шул исәптән «Цифрлы икътисад» проекты да. Татарстанның барлык предприятиеләре дә бу өлкәдә активлык күрсәтмиләр», - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.
Азакта Рөстәм Миңнеханов ведомствога киләчәктә уңышлар теләде һәм тырыш хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.