Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды» программасы турында: Татарстан кешеләре уңайлы тирәлек булдыруның һәр этабында катнашырга тиеш

27.01.2020

Татарстан кешеләре уңайлы тирәлек булдыруның һәр этабында катнашырга тиеш, чөнки бар нәрсә алар өчен корыла. Кешеләр үзләрен ишетүләрен, алар турында кайгыртуларын белергә тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырылучы мәгариф воркшопын ачуда хәбәр итте. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты. 

Воркшоп 27 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр барачак. Сессияләрдә 200дән артык кеше катнаша. Чара кысаларында төрле корылыштагы ишегаллары территориялрен комплекслы үстерү буенча тәкъдимнәр әзерләү, проблемаларны ачыклау һәм аларны хәл итү юлларын билгеләү, шулай ук программаны гамәлгә ашыруга системалы алым буенча тәкъдимнәрне формалаштыру планлаштырыла, моңа проектлау, шәһәр кешеләре белән килештерү, аларны гамәлгә ашыру һәм киләчәктә хезмәт күрсәтү дә керә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда уңайлы шәһәр тирәлеге  паркларны һәм җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү итеп күз алдына китерелә, бу шактый тар трактовка. «Кешеләр паркларда яшәмиләр, алар микрорайоннарда яшиләр, юлларда, тротуарларда йөриләр. Һәр көнне ишегалларына чыгалар. Ә чыкканда исә хәтта шундый төзек Казанда да юллардагы, тротуарлардагы чокырларга тап булалар, шуның нәтиҗәсендә уңай шәһәр тирәлеге тойгысы бөтенләй юкка чыга», - диде ТР Президенты.

Ул игътибар иткәнчә, 5 ел эчендә республика матур һәм функциональ парклар, скверлар һәм яр буйлары төзү буенча зур тәҗрибә туплады. Хәзер яңа бурыч тора – Татарстанның барлык күп фатирлы йортлары ишегалларын төзекләндерү. «Киләсе 3 елда безнең алда зур эшләр тора. Бу гади мәсьәлә түгел, бигрәк тә башлангыч чорда. Әмма катлаулылыклар төзекләндерү сыйфатын гадиләштерү өчен яисә кешеләр теләкләрен игътибарга алмас өчен сәбәп яки аклану була алмый», - ассызыклады Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика кешеләре «Безнең ишегалды» программасыннан күпне көтәләр, шуңа күрә аны үз срогында һәм сыйфатлы итеп башкарырга кирәк. «Без эшнең яңа алымнарын табарга тиеш. Моңа белгечләрнең: Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең, юнәлеш министрлыкларының, ведомстволарының, муниципаль берәмлекләрнең һәм идарәче компанияләрнең, проектлау һәм төзелеш оешмаларының тотрыклы команда эше белән генә ирешеп була. Шулай ук яшь архитекторларны, КДАТУ студентларын да чакырырга кирәк» - диде ТР Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру кысаларында шунда яшәүче кешеләрне дә җәлеп итәргә, аларның фикерләрен һәм тәкъдимнәрен исәпкә алырга кирәк.  

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, воркшоп вакытында программаны гамәлгә ашыру сыйфатының югары стандартын формалаштырырга кирәк. «Безнең белән хезмәттәшләребез һәм  хосусый девелоперлар, шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән булган архитекторлар һәм белгечләр».

ДОМ.РФ фонды генераль директоры урынбасары Кристина Ишханова чыгышында билгеләп үткәнчә, бүген илдә күп фатирлы йортлар төзегәндә искергән шәһәр төзелеше алымнарын кулланалар. Шуңа бәйле рәвештә Россия Федерациясе Төзелеш министрлыгы һәм ДОМ.РФ фонды территорияләрне комплекслы үстерү стандартын эшләде.  

«Стандарт шәһәрләрнең компактлы моделенә, транспорт һәм инженер инфраструктурасына карата таләпләр булдырачак», - диде Кристина Ишханова. 

Воркшопта тагын Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин һәм Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов чыгыш ясадылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.