Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казаның төзелеп килүче берничә объектында булды. Аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР тзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар озата йөрде.
Башта төзекләнүче "Казан" мили-мәдәни үзәген карадылар. Искәртик, биредә төзелеш эшләре тәмамлангач, ТР Милли китапханәсен уртанаштыру планлаштырыла. Проектта уңайлы уку заллары, ачык һөнәри блмәләр, мастер-класслар өчен кабинетлар оештыру каралган. Рөстәм Миңнеханов мәдәни үзәк бүлмәләрен карады, төрле активлык зоналары өчен җаваплы белгечләр белән сөйләште. ТР Президенты эчке бизәлештә татар орнаментларын куллану кирәклегенә игътибар итте.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов урамында төзелүче мәктәпне карады. Мәгариф учреждениесе 1224 укучыны кабул итә алачак. Яңа мәктәп якында төзелүче торак комплексларда яшәүче балаларның ике сменага уку проблемасын хәл итәр дип көтлелә. Төзелеш быел тәмамланырга тиеш.
Аннан ТР Президенты "Сахаров" метро станциясен төзү мәйданында булды. Метроның икенче линиясе шәһәрнең биш районын тоташтырачак һәм пассажирлар саны иң күп булган микрорайоннарда төзеләчәк. Линиядә 12 станция һәм 19,98 км озынлыктагы 11 станция арасы була. Төзелеш берничә этапка бүленгән. Бернче участок 5,37 км булачак һәм 4 станциядән торачак. Бүгенге көнгә "Сахаров" станциясе төзелеше урынына ике тоннель аша узу комплекслары монтажлана. «Казметрострой» АҖ генераль директоры Марат Рәхимов хәбәр иткәнчә, ике станция территорияләрен әзерләү эше параллель рәвештә алып барыла.
Алга таба ТР Президенты Зур Казан Боҗрасының Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәр участогын төзү эшләре белән танышты. Дүрт полосалы юл озынлыгы 800 мпетр. Биредә җир асты кичүе һәм өстән юлны кичү ясала. Трамвай юлларын төзү, инженер коммуникацияләре, яктырткычлар ясау каралган. Участокны җәй ахырына төзеп бетерү планлаштырыла.
ТР Президентына шулай ук "Заречная" канализация-насос станциясен төзү турында хәбәр иттеләр. Объект шәһәрнең төньягында яшәүче 553 мең кешедән агып җыела торган суларны кабул итә алачак. шулай ук станция тагын 12 млн. кв. метр торак төзүне мөмкин итә. Объектны быел сафка кертү карала.
Аннары Рөстәм Миңнеханов "Салава Күпере" микрорайонында булды. Бүгенгә биредә 2 мең 427 фатирлы 8 йорт төзелеше алып барыла. 1224 урынлык мәктәп төзелә. Планда 2020 елда һәрберсе 260 урынга исәпләнгән ике балалар бакчасын төзү. Рөстәм Миңнеханов подрядчы оешмалар вәкилләре белән төзелеш эшләре барышы турында сөйләште.