Югары белем программалары буенча укучылар өчен «Татарстан Республикасы Ел студенты-2019» XV республика премиясе конкурсы финалы бүген «Пирамида» КККда (Казан) узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
«Татарстан Республикасы Ел студенты-2019» еллык премиясе югары белем программалары буенча укучы Татарстан Республикасының талантлы студентларын ачыклау, аларга ярдәм күрсәтү һәм бүләкләү өчен, шулай ук студентлар үзидарәсен үстерү һәм студентларның иҗади, фәнни, спорт һәм социаль активлыгын арттыру өчен билгеләнгән.
«Татарстан Республикасы Ел студенты-2019» премиясен оештыручы – «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Югары уку йортлары ректорлары советы.
Проект 2005 елдан бирле гамәлгә ашырыла.
«Сезгә активлылыгыз һәм тормыш позициягез өчен рәхмәт әйтәсем килә, - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. – Бүген уңай хисләр бик күп – без В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының яңа бик шәп кампусында булдык. Республикада студентлар өчен бик күп эшләр башкарыла – университетлар яңартыла, тулай тораклар инфраструктур яктан үзгәртелә. Кеше капиталы – һәр илнең һәм һәр төбәкнең иң зур хәзинәсе. Без үзебезнең югары уку йортларыбыз һәм студентларыбыз белән горурланабыз. Республика сезнең белемнәргә һәм күнекмәләргә мохтаҗ! Республикада вәкаләтләрне федеральларга һәм республиканыкыларга бүлмиләр – бездә булган һәрнәрсә – безнең бурыч, һәм без барысы өчен дә тулаем җаваплы. Сезне бәйрәм белән котлыйм һәм укуыгызда уңышлар телим. Лидер булыр өчен яхшы белемнәр һәм лидерлык сыйфатлары кирәк. Сезгә активлыгыгз өчен рәхмәт».
«Татарстан Республикасы Ел студенты-2019» номинациясендә Гран-прига КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты вәкиле Бобохонов Камоледдин Нуреддин углы лаек булды. Ул биш ел элек Казанга укырга дип Үзбәкстаннан килгән.
«Татарстан Республикасы Ел студенты-2019» конкурсы лауреатларын һәм җиңүчеләрен күренекле артистлар, спортчылар, җәмәгать һәм мәдәният эшлеклеләре котлады.
«Татарстан Республикасы Ел студенты-2019» премиясенең иң популяр номинациясе «Ел интеллекты» булды. Бу категориядә 53 кеше заявка биргән.