Татарстан Президенты Давоста Бөтендөнья икътисадый форумында Саклык банкының эшлекле иртәнге ашында катнашты

23.01.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Давоста Бөтендөнья икътисадый форумында Саклык банкының эшлекле иртәнге ашында катнашты. Төп тема цифрлы заманда шәхес үзгәреше темасына багышланган иде. Чара модераторы Саклык банкы президенты, идарәсе рәисе Герман Греф булды.

Әңгәмә барышында катнашучылар дүртенче сәнәгать революциясе башлануы алдыннан тормыш рәвеше һәм профессиональ стратегияләр үзгәреше турында сөйләштеләр. Шулай ук кешеләр иминлегенә цифрлы технологияләр тәэсире һәм бизнес-лидерлар, хөкүмәт һәм иҗтимагый оешмаларның әлеге процесстагы роле темалары кү тәрелде. 

Иртәнге ашта Саклык банкының Нейрофәннәр һәм кешеләрнең үз-үзләрен тотышы лабораториясе фәнни җитәкчесе Андрей Курпатов, фондка нигез салучы Иша Садхгуру, Оксфорд университетында Блаваткин исемендәге Дәүләт идарәсе мәктәбе деканы Наире Вудс, Гарвард медицина мәктәбенең Коучинг институты директордашы Сьюзан Дэвид һәм башкалар чыгыш ясады. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.