Узган 10 айда Татарстан территориясендә салымнар 44 млрд 100 млн сумга артыграк җыелган

20.11.2012

Агымдагы елның гыйнвар-октябрь айларында Татарстан территориясендә 278 млрд сумлык салым җыелган. Бу, узган елның шул чорына караганда, 17,8 процентка, ягъни 44 млрд 100 млн сумга күбрәк. Шуның 154,9 млрд сумы федераль казнаны тулыландырган, ТР консолидацияләнгән бюджетына 123,1 млрд сум җыелган. Шул исәптән 99,6 млрд сум Татарстан казнасына алынган, 23,5 млрд сум җирле бюджетларны тулыландыруга киткән. Җыелган салым түләүләре күләме буенча бүген Татарстан Идел буе федераль округында беренче, ил күләмендә алтынчы урында бара. Әлеге саннарны бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин җиткерде. Матбугат очрашуында салым органнарының 2012 елның узган 10 аендагы эшчәнлегенә йомгак ясалды.
Марат Сафиуллин ассызыклаганча, узган 10 айда барлык салым төрләре буенча диярлек түләүләр артыграк җыелган. Аның аңлатуынча, салым түләүләренең үсүенә республика икътисады үсешендәге уңай динамика, салым җыюның һәм салым контроленең көчәюе уңай йогынты ясаган.
Узган 10 ай нәтиҗәләре буенча, мәсәлән, өстәмә кыйммәт салымы, 2011 елга караганда, 32 процентка күбрәк җыелган (32,2 млрд сумлык). Икътисадның үсеше керем салымы җыелуда динамика биргән. Ул 10 ай эчендә 60,2 млрд сумлык җыелган, үсеш 23,1 процент тәшкил итә. “Керем салымының казнаны тулыландыруда төп чыганакларның берсе булуын истә тотсак, бу сизелерлек үсеш”, -ди Марат Сафиуллин. Бюджетны тулыландыруга саллы өлеш кертүче тагын бер чыганак – физик затлар кеременә салым да 5 млрд сумга артып, узган 10 ай нәтиҗәләре буенча 35, 5 млрд сумлык тупланган. Моңа “күләгәдә”ге бизнес белән ныклап эшләү дә уңай йогынты ясаган. Акцизлар килү, узган елның шул чорына караганда, якынча 25 процентка арткан.
Башка төр салымнардан, җир салымы 2012 елның хисап чорында 30 процент үсеш биргән, оешмалар милкенә салым 41,5 процентка күбрәк, физик затлар милкенә салым күләме 3,1 тапкырга артыграк җыелган.
Шунысы игътибарга лаек: 2011 ел өчен физик затлар милкенә салым быел җыела. Белгәнебезчә, аны гражданнар 2012 елның 1 ноябренә түләп бетерергә тиеш иде. Салым законнарына кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә, быел гражданнарга берьюлы 3 салымны - физик затлар кеременә, транспорт һәм җир салымнарын түләргә туры килде. Салым органнары мәгълүматлары буенча, 2011 ел өчен татарстанлылар түләргә тиешле милек салымнары күләме 3,4 млрд сум тәшкил итә. Бүгенге көндә шуның 72 проценты, ягъни 2,4 млрд сумы җыелган. Салымнарның төп өлеше 1 ноябрьгә түләнеп бетәргә тиеш булса, кайбер муниципаль районнар өчен җир салымын түләүнең соңгы срогы итеп 15 ноябрь расланган иде. Марат Сафиуллин вакытында түләнмәгән салымнар өчен пеня һәм штрафлар каралуын тагын бер кат искәртте.
Бүгенге матбуга очрашуының тагын бер мөһим сәбәбе бар иде. Иртәгә салым органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Билгеле булганча, 22 ел элек, СССР Министрлра Кабинеты карары белән РФ салым органнары төзелә. Татарстан территориясендә Дәүләт салым инспекциясе Финанс министрлыгы составында 1990 елның 1 июлендә төзелә. 2000 елда РФ Президенты Указы белән 21 ноябрь РФ Салым органнары хезмәткәрләре көне итеп игълан ителә. Бүгенге көндә ТР салым органнарында 3,5 мең кеше хезмәт куя. “ Бүген салым хезмәте салым түләүләре җыюны тәэмин итүче, салым законнарының үтәлешен контрольдә тотучы нәтиҗәле структура. Без мөһим эш башкарабыз, моннан 10 ел элек вакыт белән чагыштырганда, бүген салымнар 5 тапкырга күбрәк җыела”, - ди Марат Сафиуллин.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы