Рөстәм Миңнеханов: “Исерек килеш руль артына утырганнар җинаять җаваплылыгы тотарга тиеш”

20.11.2012

БМО белешмәсе буенча, юлларда транспорт һәлакәтләре һәр елны 1 миллион 300 мең кешенең гомерен өзә, тагын 20-50 миллион кешегә тән казасы сала. Юлларда килеп чыккан транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә, җир йөзендә көн дә 3 меңләп кеше арабыздан мәңгелеккә китеп бара һәм аларның күпчелеген 15 яшьтән алып 44 яшькә кадәр иң продуктив буын тәшкил итә, аларның тагын 100 мең тирәсе җитди имгәнә, җәрәхәтләнә. Татарстандагы юлларда гына да соңгы 10 айда кешеләргә турыдан-туры бәла-каза, фаҗига китергән 4596 транспорт һәлакәте булган: аларның 38,9 проценты яки 1790ы транспорт бәрелешүгә, 32,5 проценты яисә 1495е җәяүлеләрне таптатуга карый, 15 процентка якыны яки 681 очракта машина әйләнеп капланган. Шушы 4596 транспорт һәлакәтендә республикабызда 586 кеше һәлак һәм 5950се тән казасына дучар булган.

Югары технологияләр, зур тизлек заманында иминлекне ничек тәэмин итәргә, аеруча юлларда күзәтелгән вазгыятьне ничек итеп тамырдан уңай якка үзгәртергә?

Бөтендөнья транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә Казанның “Баскет-холл” спорткомплексында уздырылган акция барышында бүген Татарстан Республикасы Президенты әнә шундый хәтәр статистик мәгълүматлар китерде. “Бөтен дөнья буенча ярдәмгә мохтаҗ балалар файдасына “Макдоналдс” компаниясе оештырган “МакХэппи День” акциясенә Татарстанда бүген старт бирелде, һәрбер бала гомере өчен көрәш бара. Кемнеңдер гаебе белән транспорт һәлакәтенә юлыккан балаларны, яшьләрне күрдек – бүген автомобиль снаряд кебек. Республикада юл хәрәкәте иминлеген күтәрү буенча федераль программа гамәлгә ашырыла, шул юнәлештә төрле акцияләр, конкурслар уздырыла, җәмәгать транспорты эше яхшыртыла, яңа юллар, юл аермалары салына. Ләкин болар белән генә юллардагы проблеманы хәл итеп бетереп булмый, - дип басым ясап әйтте Президент. – Юлда һәрбер йөртүче үзен дисциплиналы тотарга, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш – боларга ваемсыз карарга ярамый. Татарстандагы юлларда быел гомере өзелгән 586 кешенең 21е – бала, тагын 539 бала имгәнгән, җитди җәрәхәтләнгән. Шуңа күрә, транспортта бала өчен тиешле кресло, куркынычсызлык каешлары булырга, алар үз максатларында файдаланылырга, тизлек режимы рөхсәт ителгәннән артмаска тиеш – юллар ваемсызлыкны кичерми”, - дип кисәтте Р.Миңнеханов.

Чыгышында ул, шулай ук, алкогольдан яки наркотиктан исерек килеш руль артына утыручыларга карата закон катгыйрак булырга, алар җинаять җаваплылыгы тотарга тиеш, дигән фикер белдерде.

ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, шушы теманы дәвам иттереп: “Республикада ел саен 60 меңнән артык кеше транспорт йөртү хокукына, автомобильгә ия була; һәр 5 секунд саен матди зыян салган транспорт һәлакәте булып тора, кешеләр исәннәр арасыннан шундый һәлакәтләрдә көн дә 2-3әрләп, кайсы көннәрне 8гә кадәр кинәт китеп бара һәм аларның өчтән бере – яшьләр. Моны берничек тә аклап булмый, бу канлы иттарткычны туктатырга кирәк!” – диде.

Тыюлар белән генә вазгыятьне тамырдан үзгәртеп булмый, дип, Президент та, министр да яшьләргә мөрәҗәгать итеп, юлларда игътибарлы һәм башкаларга карата хөрмәтле булырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүдә үрнәк күрсәтергә өндәде. Бу өндәүләргә кушылып, дөньякүләм танылган Татарстан спортчыларыннан “КАМАZ-мастер” командасы, автоузышчы Тимур Тимерҗанов үзләре, Россия, шул исәптән Татарстан эстрада йолдызлары, гомуммәгълүм спортчылар видеоязма аша киңәшләрен бирде, юл йөрү культурасын тәрбияләү мөһимлеген ассызыкклады. “КАМАZ-мастер” вәкиле Айдар Беляев, чамадан тыш зур тизлек, үзара ярышулар узыш трассаларында гына булсын, гадәти җәмәгать юлларында ул һич тә ярамый, дисә, Тимур Тимерҗанов, гадәти юллардагы вазгыятьтә иминлек сакланышына безнең автоузышларда туплаган тәҗрибә дә җитми хәтта, ди.

Юлларда иминлек булдыру темасына күп санлы социаль роликларга бай тамаша-шоуда, шулай ук, Татарстан белән Башкортстанның эстрада йолдызлары Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Илназ Бах, шулай ук битбокс остасы Митя Бурмистров, “Экстрим-фактор” спорт клубы, ЮХИДИ ветераннары, юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары, автомәктәп курсантлары һ.б. бик күпләр чыгыш ясады. Акциядә ЮХИДИ хезмәткәрләре, югары, урта һәм башлангыч һөнәри уку йортларында, мәктәпләрдә белем алучы яшьләр, предприятиеләр, төрле учреждениеләр, хәйрия фондлары вәкилләре, яшьләрнең иҗтимагый оешмалары, автоклублар активистлары, волонтерлар катнашты.

Шул рәвешле, БМО карары белән, 2005 елдан бирле ноябрьның өченче якшәмбесендә Бөтендөнья транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә, Татарстан да бу мөһим акциядән инде ничәнче ел читтә калмый. Әлеге шоу-тамашадан тыш, “Баскет-холл” фойесында юлларда иминлек сагында ЮХИДИ хезмәтенекеләр файдалана торган төрле җайланмалар, автотранспортны саклый торган системалар, шулай ук балаларның юл хәрәкәте иминлеге темасына багышланган кул эшләнмәләре күргәзмәләре тәкъдим ителде. Урам якта исә юл-транспорт һәлакәтендә изелеп беткән җиңел машиналар салынган “Бу хәл булмый да калырга мөмкин иде” язулы автоэвакуаторлар, краннар китерелгән иде.

Искәртеп үтәбез: Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фаразламасы буенча, хәзерге вазгыять дәвам иткән очракта, 2020 елга кешеләрне үлемгә илткән сәбәпләрдән, йөрәк-кан тамырлары һәм яман шеш авыруларыннан соң, юлларда транспорт һәлакәтләре салган имгәнүләр өченче урынга чыгарга мөмкин.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы