Азат Кадыров: БДБ илләре уеннары Татарстанда 2020 елдагы иң мөһим спорт вакыйгаларының берсе булачак

21.01.2020

20-27 август көннәрендә Казанда БДБ илләре уеннары узачак. БДБ илләре уеннары Татарстанда 2020 елдагы иң мөһим спорт вакыйгаларының берсе булачак. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров сөйләде.

“Хәзер без ярышларга актив әзерлекне башладык. Казанда әзер спорт һәм шәһәр инфраструктурасының булуы БДБ илләре уеннарын объектлар төзелешенә һәм реконструкцияләүгә өстәмә чыгымнарсыз уздырырга мөмкинлек бирәчәк”, - дип ассызыклады спикер.

Искә төшерәбез, БДБ илләре уеннарында Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Россия, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Украинадан 2500 спортчы катнашачак. 230 комплект медаль уйнату планлаштырыла. Ярышлар спортның 21 төре буенча узачак.

Ачылу һәм ябылу тантаналары “Баскет-холл”да 20 һәм 27 августта узачак. Уеннарда катнашучылар Спортчылар авылында урнашачак.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте