ТР Спорт министрыгы: БДБ илләре уеннарында 38 татарстанлы катнаша ала

21.01.2020

БДБ илләре уеннарында  38 татарстанлы катнаша ала. Бу хакта бүген ТР Спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта хәбәр итте.

20-27 августта БДБ илләре уеннары узачак. 2020 елда уеннарны Казанда үткәрү турында карар 2019 елның 25 октябрендә кабул ителгән. БДБ илләре уеннарында Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Россия, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Украинадан 2500 спортчы катнашачак.

Шулай ук, уеннар кысаларында, 20-24 августта Горький исемендәге Үзәк ял паркында “Хезмәт резервлары” стадионында милли һәм олимпия спорт төрләренә карамаган юнәлешләр буенча VI бөтенроссия фестивале узачак. Бу гир спорты, шашка, флорбол, аркан тарту, традицион уктан ату, мас-рестлинг кебек спорт төрләреннән ярышлар.

“Безнең 38 спортчылар киңәйтелгән исемлектә. Шуңа алар җыелма команда составына керергә мөмкин. Шулай ук Татарстаннан судьялар күп булачак”, - дип билгеләде Хәлил Шәйхетдинов.


“Татар-Информ” МА