Татарстан Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгының Босния һәм Герцеговинаның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе белән очрашуы булды
26.04.2008
Дүшәмбе көнгә Ленин исемендәге Казан дәүләт университы белән Сараево дәүләт университеты арасында Хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул кую билгеләнгән. Бу турыда бүген Босния һәм Герцеговинаның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Әнвәр Хәлил улы, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан соң, журналистларга хәбәр итте.
Босния һәм Герцеговинаның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы белән бүгенге очрашу Татарстан белән Босния һәм Герцеговина арасында инде башланган хезмәттәшлекнең дәвамы булды. “Һәм бу үзара ярдәмләшү мәдәният, икътисад, уртак предприятиеләр төзү кебек башка өлкәләрдә дә тормышка ашырылырга мөмкин”, - диде илче.
Әнвәр Хәлил улы сүзләренә караганда, бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының Босния һәм Герцеговина Федерациясе министры белән очрашу мөмкинлеге турында да фикер алышканнар. Босния һәм Герцеговинаның Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе мондый очрашуның 2008 елның августына кадәр үк була алуын билгеләп үтте.
“Без “КАМАЗ” ААҖ, Казан вертолет заводы” кебек, шулай ук нефть химиясе тармагы предприятиеләре белән хезмәттәшлек итү белән кызыксынабыз,- диде Әнвәр Хәлил улы. - Әлеге юнәлештә уртак предприятиеләр төзү тәкъдим ителә. Мин Татарстан Премьер-министрының Босния һәм Герцеговина Федерациясе Премьер-министры белән очрашуы вакытында бу мәсьәләләр кузгатылыр дип ышанам”.
Ленин исемендәге Казан дәүләт университы белән Сараево дәүләт университеты арасында Хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куюга килгәндә, илче сүзләренә караганда, документ студентлар, профессор-укытучылар кадрлары арасында уртаклашуны җайга салуны, төрле белем бирү проектларында бергәләп катнашуны тәкъдим итә.
Очрашуда Татарстан ягыннан халыкара мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт киңәшчесе - Татарстан Республикасы Президентының Тышкы бәйләнешләр департаменты директоры Тимур Акулов, Татарстан Республикасы икътисад министры Марат Сафиуллин, тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте