Рөстәм Миңнеханов: “ТАНЕКО” күкертле нефть эшкәртү эшен арттыра ала
15.11.2012 “ТАНЕКО” нефть эшкәртү комплексы беренче чиратының тулы технологик циклы тулы күләмдә эшли. Бу хакта журналистларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “ТАНЕКО”да узган утырыш соңында хәбәр итте.
Көн саен 20-21 мең тонна нефть эшкәртелә. Максатчан продуктларның чыгышы 73 проценттан артып киткән, ачык продуктларның - 50 проценттан.
Ул эшкәртелә торган чималның күкертлелеге 1,8 процент тәшкил итүен билгеләде, һәм бу графикка туры килә. Шулай итеп, “Татнефть” чит илләргә чыга торган нефтьнең сыйфатын яхшыртты. “ТАНЕКО” инде бүген елына чималны 7 дән 8 миллион тоннага кадәр эшкәртүне арттырырга әзер. Алга таба эшкәртүнең куәтен икеләтә арттыру брычы тора, диде ТР Президенты.
Аның мәгълүматы буенча, “ТАНЕКО”ның икенче чираты гидрокрекингын урнаштыру эше график нигезендә бара, ләкин Корея һәм Россия якларыннан кайбер технологик җиһазларны җитештерү эшендә артта калу күзәтелә. Шуңа күрә монда эшләр 2015 нче елда тәмамланачак.
ТР Президенты “ТАНЕКО”ның эре тармак проекты булуына игътибар итте. Аның сүзләренчә, нефтьне югары күкертлелек белән эшкәртү бурычы куелган, шуңа күрә завод начар шартларда эшләячәк.
Рөстәм Миңнеханов республикада 1943 нче елдан бөтен ил өчен җиңел нефть чыгарылуын, хәзер моның артта калуын искәртте. Ә хәзер яңа компанияләр - мондый кулай хәлдә. Җиңел нефть ТРда гына тәмамланмый, күкертлелек илнең башка урыннарында да артачак. Ил җитәкчелеге бу хәлне аңлый, диде ТР Президенты.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы