Казанга заманча җиһазланган 70 ашыгыч медицина ярдәме автомобиле кайтарылды
15.11.2012Бүген, территориясендә янып торучы яшкелт-сары төстәге ашыгыч ярдәм автомобильләре тезелгән “Казан” ипподромы ерактан ук игътибарны җәлеп итә. Биредә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Ford маркалы 87 өр-яңа автомобильне файдалануга тапшыру тантанасы узды. Автомобиль ачкычларын ияләренә тапшыру чарасында шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов, Яр Чаллы шәһәре мэры Васыйл Шайхразиев, "Казан шәһәре Ашыгыч медицина ярдәме" МУЗ баш табибы Айдар Фатыйхов һәм ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре катнашты.
“Быел республикага барлыгы 260 ашыгыч медицина ярдәме автомобиле кайтарылачак. 260 автомобиль ул – паркның тулысынча яңартылуы дияргә була. Тормыш сыйфаты күп очракта медицина хезмәтләренең оператив эшенә бәйле. Ашыгыч медицина ярдәме – медицина тармагының иң мөһим җаваплы өлешләренең берседер, мөгаен. Ашыгыч ярдәм бригадасында эшләүчеләр билгеле бер йөкләмә тоя, алар төрле һава шартларында чакырылган урынга тиз арада барып җитәргә тырыша. Автомобиль йөртүчеләр дә, медицина хезмәткәрләре дә изге эш башкара”, - дип Рөстәм Миңнеханов аларга авыр һәм мактаулы хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде. “Автомобильләрегез яхшы гына йөреп, халык файдасына эшләсен”, - дигән теләктә калды ТР Президенты.
Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең 1 нче подстанциясе табибы, “2011 елның иң яхшы ашыгыч медицина ярдәме табибы” номинациясендә бөтенроссия конкурсы җиңүчесе Николай Абрамов җавап сүзендә, Татарстан Президентына мондый бүләк өчен рәхмәтен ирештерде. “Авыруларга һәм зыян күрүчеләргә кичектергесез ярдәм күрсәтүдән тыш, бу машиналар Универсиада көннәрендә дә хезмәт күрсәтәчәк. Киләчәктә ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрнең эш хакы арттырылсын иде”, - дигән теләген җиткерде ул.
Форд Транзит базасында эшләнгән барлык автомобильләр заманча төстә җиһазланган, аларда ЭКГ да, глюкоза белән тәэминат та һәм башка кичектергесез ярдәм чаралары да каралган. Гомумән әйткәндә, автомобильләр хастаханәгә кадәр пациентларның хәлен контрольдә тотарга һәм интенсив терапия үткәрергә мөмкинлек бирә. Автомобильләр ГЛОНАСС спутниклы навигация системасы белән тәэмин ителгән. Аларның 70е Казан өчен булса, 10 сы Яр Чаллыга юл тотачак. 5 се Түбән Кама урамнарында йөриячәк, ә 2 се Әлмәткә кузгала. Бүген шәһәр җитәкчеләре ачкычларны кабул итеп алды.
Искәртеп узабыз, агымдагы елның 10 октябрендә РФ Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова беренче 43 “УАЗ” маркалы автомобиль ачкычларын тапшырган иде инде. Ел азагына кадәр тагын 129 ашыгыч ярдәм машинасы кайтачак. Аларның 66 сы – Форд Транзит базасында булса, 63е “УАЗ” маркалы автомобиль булачак. Боларын инде республика районнарына озату ниятләнә. Барлык автомобильләр дә Татарстанга, “2011-2012 елларда сәламәтлек саклауны модернизацияләү” программасын уңышлы төстә тормышка ашырган өчен Татарстанга бүлеп бирелгән премия хисабына алынган. Республика 1 миллирад сум премиягә лаек булган иде.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы