Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: “ТАИФ” компанияләр төркеме 2007 елга финанс-хуҗалык программасында исәпләнгән барлык параметрларны арттырып үтәде”

25.04.2008

“Таиф” компаниясе алдында бик җитди мәсьәлә тора: Татарстан Республикасы нефть химиясе комплексының алга таба үсеше. Бу турыда бүген журналистларга “Таиф” ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышыннан соң үткәрелгән пресс-конференциядә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

“Без “Таиф” ачык акционерлык җәмгыяте буларак та, гомумән “Таиф” компаниясе төркеме буларак та эш йомгакларын билгеләдек, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бүген “Таиф” компаниясе төркеме ул – нефть химиясе, телекоммуникация өлкәсе, төзелеш, хезмәт күрсәтү предприятиеләренең бөтен бер блогы. Ләкин төп юнәлеш булып, әлбәттә, нефть химиясе санала. Һәм мин 2007 ел буенча компаниянең барлык фаразлау күрсәткечләре – җитештерү күләме дә, табышы да, компанияне капиталлаштыру да, кредит тарихы, төп капиталдагы инвестицияләр – барысы да арттырып үтәлде дип әйтә алам. Һәм нәтиҗәләр дә игътибарга лаек”.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы, базар конъюнктурасындагы аерым кыенлыкларга да карамастан, 2007 елга финанс-хуҗалык программасында каралган барлык параметрларның арттырып үтәлүен ассызыклап үтте. Аның сүзләренә караганда, компания төркеме алдында алдагысы (“2004-2008 елларга Татарстан Республикасы Нефть химиясе комплексының үсеш программасы”) белән чагыштырганда, тагы да җитди үсеш программасын тормышка ашыру бурычы тора.
Моның өчен барлык шартлар да бар: тупланган тәҗрибә дә, югары квалификацияле белгечләр дә, бик яхшы кредит тарихы да.
“Таиф” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, журналистларның сорауларына җавап биреп, “ТАИФ” компаниясе чиста табышының 6 млрд. сум тәшкил итүе турында хәбәр итте.
Дивидендлар түләүгә килгәндә, аның сүзләренә караганда, финанс елы нәтиҗәләре буенча акционерларга дивидендлар 1 гади акция өчен 29,63 сум күләмендә акчалата түләнәчәк.
“Дивидендлар компания чиста табышының 60 % ын тәшкил итәчәк”, - диде Альберт Шиһабетдинов. Аның сүзләренә караганда, бу - компаниянең соңгы биш ел эчендә якынча алган табышының 20 % ы дигән сүз. “Узган ел без акционерлар ягыннан тәнкыйтькә дучар булган идек, һәм дивидендлар мондый күләмдә республиканың үз эчендә һәм Россиядә акционерларны да, инвесторларны да кызыксындыру максатыннан чыгып түләнгән иде”, - дип белдерде “ТАИФ” ААҖ генераль директоры. Ул шулай ук “ТАИФ” ААҖ компаниясе төркеменең агымдагы елга планын да сөйләп бирде. Мәсәлән, 2008 елда якынча 250 млрд. сумлык товар җитештерү һәм хезмәт күрсәтү, 24 млрд. сумлык чиста табыш алу планлаштырыла. Капитал 24 млрд сум тәшкил итәчәк, барлык дәрәҗәдәге бюджетка түләү 18 млрд.сум күләмендә планлаштырыла, шул исәптән республика бюджетына - 8 млрд сум.
Шиһабетдинов әфәнде шулай ук 2008 елның I кварталына “ТАИФ” компаниясе төркемнәрендә җитештерү үсешенең 149 % (2007 елның I кварталы белән чагыштырганда) тәшкил итүен билгеләп үтте.
Татарстанның Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов журналистлар сорауларына җавап биреп, бүген республикада инновация үсеше өчен барлык шартларның да булуы турында хәбәр итте. Татарстанда белгечләр, фәнни белем бирү базасы бар, инновация үсеше өчен җитди нигез булып чимал базасы – нефть һәм битумнар санала. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы сүзләренә караганда, Татарстан предприятиеләренең бик яхшы кредит тарихы (аерым алганда, “ТАИФ” компаниясе төркемнәренең) дөньякүләм финанс институтларына алар өчен алга таба производство үсешен тәэмин итә алырлык кредит линияләре ачарга мөмкинлек бирә.
“Моннан тыш, башында Президент торган республика җитәкчелеге үткәрә торган сәясәт Татарстанга инвестиция агымын тәэмин итә”, - дип уйлый Рөстәм Миңнеханов.
“Без акча бирмибез, - диде ул. – Без, акча эшләү өчен, мөмкинлекләр тудырабыз һәм чын инвесторларны җәлеп итәбез”.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте