Франциянең микрочиплар җитештерүчесе Татарстанда эшләнмәләр үзәге ачарга тели

14.11.2012

Дүртенче буын элемтә челтәре өчен ярымчыбыклы чиплар эшләү һәм җитештерү белән шөгыльләнә торган Sequans француз компаниясе Татарстан территориясендә эшләнмәләр үзәге ачу белән кызыксына. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков белән очрашуда компаниянең генераль директоры Джорджес Карам белдерде. Очрашу республиканың Хөкүмәт Йортында үтте, анда шулай ук вице-премьер – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, республика вузлары җитәкчеләре катнашты.

Sequans компаниясе WiMax һәм LTE стандартлары буенча дүртенче буын элемтә челтәре өчен ярымчыбыклы чиплар эшләү һәм җитештерү белән шөгыльләнә. Чиплар төрле мобиль җайланмаларда – телефоннарда, планшетларда, модемдарда кулланыла. Очрашуда Джорджес Карам сөйләвенчә, узган елда компаниянең әйләнеше 100 миллион доллар булган.

Sequans башлыгы сөйләвенчә, компаниянең эшләнмәләр белән шөгыльләнүче 230 хезмәткәренең яртысы гына – Парижда, үзәк офиста, калганы - бөтен дөнья буйлап эшләнмәләр үзәкләрендә. Шундый үзәкләрнең берсен Sequans компаниясе ТРда ачарга тели. Джорджес Карам сүзләренчә, аны республикада булдырылган IT-инфраструктура, шулай ук җитди фәнни потенциал җәлеп итә.

Аның сүзләренчә, беренче этапта үзәктә 10-20 инженер эшли алыр иде. Икенче этапта программа белән тәэмин итү эшләнмәләре R&D-үзәкнең төп профиленә әйләнер иде, алга таба үскән очракта, үзәк микрочиплар эшләү белән шөгыльләнә ала. Бу очракта хезмәткәрләрнең саны 50 кешедән артып китә ала.

ТР Премьер-министры үзәк булдыру турында тәкъдимне югары бәяләде. ТР Хөкүмәт башлыгы сүзләренчә, республика җитәкчелеге шул дәрәҗәдә югары технологияле компанияләрне җәлеп итү яклы. Илдар Халиков ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына, республика вузларына, башка кызыксынган якларга Sequans компаниясе белән бергә, проектны тормышка ашыруга башлангыч бирү өчен, якын арага адымнарны билгеләргә кушты.

“Идея – бик кызыклы. Татарстанда бу проектны тормышка ашыруның оптималь формасын табарга кирәк”, - дип нәтиҗә ясады ТР Премьер-министры.

ТР Президенты матбугат хезмәте