Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов белән нәтиҗәсезләр исемлегенә кергән вузларга бәйле хәл турында сөйләште

13.11.2012

Бүген көннең икенче яртысында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эшлекле сәфәрдә булды. Сәфәр максатларының берсе – Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов белән очрашу.

Рөстәм Миңнеханов федераль министрлыкта ТРның яңа мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховны тәкъдим итте.

Алга таба Рөстәм Миңнеханов һәм министрлык вәкилләре 2012 нче елның 15 нче августыннан алып, 15 нче сентябренә кадәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы уздырган мониторинг нәтиҗәләре буенча нәтиҗәсез югары уку йортлары исемлегенә эләккән Татарстан вузлары һәм бер төркем федераль вузлар филиаллары белән бәйле хәл турында сөйләштеләр. Россиядә “нәтиҗәсезлек билгесе” белән барлыгы 136 югары уку йорты барлыгы ачыкланган.

Моннан тыш, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов федераль әһәмияткә ия халыкара мәгариф үзәге – ИТ-университет булдыру проектын тәкъдим иттеләр. Проектны Карнеги Меллон университеты һәм аның структур бүлекләре - iCarnegie белән хезмәттәшлектә тормышка ашыру планлаштырыла.

ТР Президенты матбугат хезмәте