Илдус Фәсхетдинов: "Авиациядә кадрлар – мөһим нәрсә"
24.04.2008
Бүген “Казан” Халыкара аэропортында үткәрелгән киңәшмәдә Россиянең 14 төбәгеннән килгән вәкилләр Идел буе федераль округында кече авиация һәм төбәк авиаташуның үсеш мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Аерым алганда, кече авиация үсешенә дәүләт ярдәме буенча чаралар системасы турында фикер алышу булды.
Киңәшмәдә федераль һәм төбәк хакимият органнары министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, авиакомпания җитәкчеләре катнашты. Киңәшмә башланганчы, “Казан” Халыкара аэропортының очу кырында кече авиация самолетларының заманча модельләрен (амфибия һәм вертолетларны да кертеп) тәкъдир итү оештырылган иде. Винтланган канатлы машиналарның Европа һәм Америка модельләре арасында Казан вертолет заводы производствосының "Ансат" җиңел вертолеты уңышлы саналды.
Хәзерге вакытта Татарстанда Идел буе федераль округы чикләреннән тыш очыш ясарга теләүче пассажирларга хезмәт күрсәтү проблемасы бар. Казаннан Идел буе шәһәрләренең күпчелегенә бары тик Мәскәү аэропорты аша гына очарга мөмкин. Гомумән алганда, эчке һава линияләренең 65 проценты Мәскәү аэропорты аша гына тормышка ашырыла, шуның белән бергә, Мәскәү юнәлешенең тоткан урыны торган саен арта.
Шуның белән бергә, тәҗрибә күрсәткәнчә, төбәк пассажир авиаташу булдыру сорала. Быелгы елның февралендә "Казан авиалинияләре" авиапредприятиесе "Казан - Уфа" төбәк рейсы ачты. Һәм бүген инде рейстагы йөкнең күләме 60 процент тәшкил итә. Л-410 самолетлары белән 25 рейс ясалган һәм 472 пассажир йөртелгән. Якын киләчәктә тагы ике төбәк маршрутын ачу көтелә: "Казан - Самара" һәм "Казан – Түбән Новгород".
Кече авиация үсеше өчен “тар урын”нарның берсе аталды: хәзерге вакытта Россиянең һава киңлеге чиктән тыш “көйләнгән”. Безнең илебездә очышларның рөхсәт ителгән системасы хәрәкәт итә. Мәсьәләнең асылы шунда: очу өчен рөхсәт алырга кирәк булганда һәм җирдәге хезмәт урынын пилот алдагы очышы турында хәбәр итәргә уйласа, бу турыда белдерүнең дөньяда рөхсәт ителгән системасы бар. Тиздән федераль авиация кагыйдәләренә төзәтмәләр кертү һәм кече авиациягә очышның хәбәр бирү системасын кулланылышка кертү планлаштырыла. Бәлки бу хәбәр бирү системасы “сынап карау” үтә торган Россия Федерациясе төбәкләренең берсе исәпләнгән Татарстан булыр.
“Мин әлеге пилот проектының Татарстан территориясендә гамәлгә ашырылуын яклыйм. Кече авиация өлкәсендәге проектларның тормышка ашырылуы өчен, иң беренче чиратта, бизнес һәм дәүләт хакимиятенең килешеп эшләве кирәк. Безнең эшче төркем ведомстводан тыш һәм төбәкара интеграция өчен төзелгән иде дә инде”, - диде журналистларга киңәшмәнең тәнәфесе вакытында Идел буе федераль округында Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Алексей Величко.
Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов пассажирлар авиациясе үсешен тоткарлый торган өч төп проблеманы атады: самолетларның искергән паркы, модернизацияләүне таләп итә торган аэродром инфраструктурасы, кадрларга кытлык.
Министр очучы кадрлар белән булган ситуацияне образлы рәвештә менә шулай характерлап аңлатты: әлегә Татарстанда кадрларга кытлык килеп чыкмады, “җиңелчә туенмау” гына бар. Хәзерге вакытта республика белгечләрне авиациягә хәзерли торган Россиянең ике югары уку йорты белән сөйләшүләр алып бара (Санкт-Петербургтагы һәм Ульяновскидагы академияләр белән). Филиаллар ачылу республика өчен генә түгел, күрше төбәкләр өчен дә кадрлар проблемасын юкка чыгара.
“Авиациядә кадрлар – мөһим нәрсә, пилотлардан башка самолетлар җирдә генә торачаклар”, - дип ассызыклады Илдус Фәсхетдинов.
Белешмә өчен: Хәзерге вакытта Татарстанда гомуми кулланылыштагы 10 авиация эксплуатантлары теркәлгән. Аларны регастрация ясалган 13 җиңел һава судносы файдалана. Бары 3 аэродром гына даими төбәк авиаташу өчен кулланыла: “Казан” Халыкара аэропорты, "Бигеш" һәм Бөгелмә.
"Татар-Информ"