Соңгы елда авылдан 6 мең кеше күчеп киткән, шуларның 3 меде - агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре. Бүгенге көнгә авыл җирендә яшәүче 900 мең кешенед 67 меңе генә авыл хуҗалыгында хезмәт итәләр. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Утырышны бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Марат Җәббаров сүзләренчә, массакүләм профессияләрдә хезмәткәрләре белән тәэмин ителеш төрле категорияләрдә 82 проценттан 95 процентка кадәр җитә. Азык-төлек сәнәгате һәм эшкәртү сәнәгатендә хезмәткәрләр саны арта, бу производство күләме артуына бәйле.
Республикада 2 аграр югары уку йорты һәм 18 урта-махсус мәгариф учреждениеләре булуына карамастан, яшь белгечләр саны аз. Министр сүзләренчә, аграр югары уку йортларында 1100дән артык белгеч әзерләнә, бу сан авылларда хезмәт итәргә калучылар санына бер дә туры килми.
Авыл хуҗалыгы предприятиесенә эшкә урнашканнан соң, югары уку йортларын тәмамлаучыларга республика бюджеты хисабына 300 мең сум, махсус урта уку йортларын тәмамлаучыларга 150 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелә. Яшь белгечләр беренче елны ай саен 7,5 мең сум күләмендә өстәмә акча ала.
Болардан тыш, белгечләрне максатчан әзерләү механизмы бар. Студент авыл хуҗалыгы предприятиесенең стипендиаты була һәм уку йортын тәмамлагач әлеге предприятиегә эшкә урнаша. Бүгенгә студентлар һәм эш бирүчеләр арасында ай саен 140 килешү төзелгән. Аның буенча ай саен студентка 10 мең сум акча түләнә. Шул ук вакытта әлеге сумманың 50 проценты дәүләт тарафыннан субсидияләнә, дип аңлатты авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.
Агросәнәгать комплексында дәүләт ярдәме зур булуга карамастан, авыл хезмәтчәне имиджы тармакта хезмәт хакы түбән булу аркасында җәлеп итми. Республикада хезмәт хакы түбән булган хуҗалыклар бар. Предприятие перспективалары турында уйлый торган җитәкче үз белгечләренең хезмәтенә адекват түләүне тәэмин итә ала, дип ышана министр. Аның фикеренчә, проблеманы хәл итүгә муниципаль районнар башлыклары да ярдәм итә ала.
Лаеклы хезмәт хакы — белгечләрне авыл хуҗалыгына җәлеп итүнең төп факторларының берсе, диде Рөстәм Миңнеханов.