Рөстәм Миңнеханов Казан синагогасында булды һәм яһүдиләр җәмгыятен Ханука белән котлады

27.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хануканы бәйрәм итү уңаеннан Казан синагогасында булды.

Искәртәбез, үткән якшәмбедә, 22 декабрьдә, Россиядә яһүдиләр җәмгыяте  Хануканы билгеләп үтә башлады.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының һәм Казан шәһәренең баш раввины Ицхак Гореликка яһүдиләр җәмгыятенең Татарстандагы тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Президенты шулай ук ассызыклаганча, яһүдиләр җәмгыяте Татарстан халыкларының дус гаиләсенең аерылгысыз өлеше булып тора.

Рөстәм Миңнеханов барысын да Ханука һәм килеп баручы яңа 2020 ел белән котлады, сәламәтлек, иминлек һәм тыныч тормыш теләде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.