Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы җитештерүе һәм авыл территорияләрен үстерүгә багышланган РФ Дәүләт советы утырышында катнашты

26.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. 

Анда ул "Дәүләт аграр сәясәте – нәтиҗәле авыл хуҗалыгы җитештерүе һәм авыл территорияләрен үстерү" темасына Россия Федерациясе Дәүләт советы утырышында катнашты. 

Утырышны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин уздырды. 

Төп докладлар белән Алтай крае губернаторы Виктор Томенко һәм Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев чыгыш ясадылар. 

Владимир Путин искәрткәнчә, ул күптән түгел Адыгеяда агросәнәгать комплексы вәкилләре белән очрашкан. 

"Минем очрашу максаты сезнең белән очрашу алдыннан агросәнәгать комплексында эшләүче кешеләр белән сөйләшү иде, аларның тармакны үстерү өлкәсендә дәүләт эшчәнлеген ничек бәяләүләрен белү, аларны ишетү иде. Беләсезме, гомумән уңай, позитив бәялиләр. Әмма аеруча игътибар таләп итүче мәсьәләләр бар". 

Шундый мәсьәләләр арасында, Владимир Путин сүзләренчә, авыл хуҗалыгы производствосы икътисадын, тормыш өчен уңайлы шартлар, кешеләр иминлеген үстерүгә шартлар булдыру, Россия агросәнәгать өлкәсенең заманча, глобаль конкурентлыкка сәләтле тармак буларак ныгуы.

Владимир Путин искәрткәнчә, соңгы арада авыл хуҗалыгында үсеш темплары гомумән Россия икътисады үсешеннән артык. 2019 елның 11 аенда авыл хуҗалыгы производствосы тагын 4,1 процентка артты. 

Тулырак мәгълүмат kremlin.ru сайында - http://www.kremlin.ru/events/president/news/62418


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.