2019 елның 29 декабреннән 2020 елның 7 гыйнварына кадәр Татарстанның 16 торак пунктында “Әкиятләр шәһәрдә” проекты кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Казан шәһәре парк һәм скверлары дирекциясе гамәлгә ашыра торган урам театры гастрольләре узачак.
10 көн эчендә театр труппасы 24 әкият тамашасы күрсәтәчәк.
Быел проектта Казан театр училищесы студентлары катнаша, аларны урам сәнгатенә Мәскәүнең “Высокие братья” театры режиссерлары һәм актерлары өйрәтә.
Труппа “Снеговики” дигән яңа ел спектаклен күрсәтәчәк.