Бүген Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәиселегендә РФ Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча совет утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Утырышта катнашучылар илкүләм проектларны үтәү динамикасы һәм күрсәткечләре, аларны финанслау турында фикер алыштылар. Аерым алганда, илкүләм проектларны социаль өлкәдә, транспорт инфраструктурасы өлкәсендә, цифрлы икътисад, сәнәгать өлкәсендә гамәлгә ашыру нәтиҗәләре каралды.
Владимир Путин билгеләп үткәнчә, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында миллионнан артык балалы гаилә демографик пакет чаралары кысаларында ярдәм алганнар – беренче һәм аннан соң туган балалар өчен түләүләр, ташламалы ипотека кредитлары, күп балалы гаиләләр өчен ипотека.
Масштаблы яслеләр программасы гамәлгә ашырыла. Ике ел эчендә яслеләрдә 54 мең урын булдырылган, 2021 елда бу кытлыкны тулысынча канәгатьләндерү күз алдында тотыла.
Быел ике меңнән артык мәктәп цифрлы һәм гуманитар профильле уку-укыту программалары өчен югары технологияле җайланмалар белән җиһазландырылган. Бөтен ил буйлап профилактик медицина тикшерүләре системасы эшләтеп җибәрелгән. Быел 60 млн кеше мондый чара узган.
Бер ел эчендә 30 мең кеше тузган торактан яңа фатирларга күчерелгән. 14 мең километр төбәк һәм җирле юллар ремонтланган. 24 мең километр яр буйлары линияләре һәм елгалар, күлләр акваторияләре чистартылган, шул исәптән Идел, Байкал һәм башка уникаль су объектлары.
Владимир Путин билгеләп үткәнчә, үтәлеп бетмәгән планнар да бар, беренче чиратта быел 10 ай эчендә кан әйләнеше авыруларыннан үлем-китем 100 мең кешегә 579,9гә җиткән. Онкология буенча да шулай ук, Россиядә факт буенча – 100 мең кешегә 203,2, ә көтелгәне – 199,5.
Владимир Путин хәбәр иткәнчә, ел ярымлык эш нәтиҗәләре системалы проблемаларны ачарга ярдәм итә, шул исәптән – дәүләт идарәсе системасын яңадан үзгәртеп корудагы җитешсезлекләр, финанслауның бер ритмда булмавы. Моннан тыш, проектларның максатчан күрсәткечләрен үзгәртүне сорап мөрәҗәгать итүләр бар. «Тагын бер кат кабатлыйсым килә: без белдерелгән планканы киметмәскә тиеш», - диде дәүләт Башлыгы.
Төгәлрәк Кремльнең рәсми сайтында.