Рөстәм Миңнеханов Тимур Гәрәевка әтисе – Бөек Ватан сугышы ветераны, армия генералы Мәхмүт Гәрәевның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашу телеграммасы юллады

25.12.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тимур Гәрәевка әтисе – Бөек Ватан сугышы ветераны, армия генералы Мәхмүт Гәрәевның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.

Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев – советлар һәм Россия хәрби начальнигы, Хәрби фәннәр академиясе президенты, хәрби һәм тарихи фәннәр докторы, отставкадагы армия генералы, Бөек Ватан сугышы ветераны –  бүген иртән 97 нче яшендә вафат булган.

«Хөрмәтле Тимур Мәхмүт улы! Татарстанлылар исеменнән, шәхсән үземнән әтиегез – армия генералы Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәевның вафатына бәйле рәвештә кайгыгызны уртаклашам, - диелә телеграмма текстында. – Легендар фронтовик, бөтен гомерен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган, тәҗрибәле һәм абруйлы хәрби начальник, танылган хәрби теоретик, күп санлы китаплар авторы, ул һөнәрендә зур чыныгу алган дәрәҗәле офицер, югары культуралы һәм рухы көчле булган, иленә ихластан бирелгән кеше иде. Ул 1941нең зәмһәрир суыкларында Мәскәүне саклап калучылар, Ржев астындагы канкойгыч сугышларда дошманга каршы торучылар арасында булды, Европаны азат итүдә катнашты һәм Ерак Көнчыгыша да сугышты. Әфгәнстан да, башка «кайнар нокталар» да аны сынады, уңышлы фәнни эшчәнлеге, хәрби эш өлкәсендә эре фундаменталь тикшеренүләр, илнең күренекле полководецлары турындагы хезмәтләр – болар бар да аның тырыш хезмәте нәтиҗәсе булды, ул нәкъ менә шундый батыр, күп кырлы, мавыгучан һәм ару-талуны белмәс кеше булып татарстанлылар күңелендә сакланыр.  

Сезнең белән бергә хәсрәтләнәбез, туганыгыз Галия Мәхмүт кызының да, барлык туганнарыгызның, якыннарыгызның кайгысын уртаклашабыз. Сезгә сабырлык һәм түземлек бу хәсрәтле көннәрегездә.  

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.