Рөстәм Миңнеханов Казанның Авиатөзелеш һәм Мәскәү районнарында төзелүче метро станцияләрен карады

11.11.2012

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм Авиатөзелеш районнары территориясендәге метрополитен станцияләре төзелеше барышы белән танышты.

Шулай итеп, “Авиатөзелеш” метросы станциясендә конструкцияләрне торгызу, электр үткәрү буенча төп эшләр тәмамлангач, территорияне төзекләндерү буенча эшләр алып барыла.

Республика башлыгы белән аны озатып йөрүче затлар “Авиатөзелеш” метросы станциясеннән “Төньяк вокзал” метросы станциясенә кадәр тоннель буенча электродрезинда бардылар. Рөстәм Миңнехановка башкарыла торган эшләр, объектларны тапшыру сроклары хакында белдерделәр.

Мәскәү һәм Авиатөзелеш районнарындагы метрополитен станцияләре төзелеше 2013 елның май аенда төгәлләнер дип көтелә.

Рөстәм Миңнехановны Казан мэры Илсур Метшин, “Казметрострой” МУП җитәкчесе Марат Рәхимов, “Метроэлектротранс” МУП генераль директоры Асфан Галәвов һ.б. озатып йөрде

ТР Президенты матбугат хезмәте