Рөстәм Миңнеханов Казандагы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсен төзекләндерү эшләре белән танышты

11.11.2012

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 7нче шәһәр хастаханәсе базасында Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә төзелеш эшләре барышы белән танышты. ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов республика башлыгы өчен клиника буенча экскурсия үткәрде.

ТР Президентына кабул итү бүлеген күрсәттеләр, анда хәзер заманча кыйммәтле югары технологияле җиһазларны урнаштыру буенча монтажлау эшләре бара. УЗИ-диагностикасы, компьютер томографиясе, рентгенаппарат урнаштырыла. Ул шулай ук патологоанатомия бүлегендә һәм Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең 12 катлы корпусында булды. Бу корпуста 487 урынлы 12 бүлек, диагностика бүлеге, даруханә, операция һәм реанимация блоклары булачак.

Экскурсиядән соң, министр хәл итәргә кирәкле мәсьәләләрне белдерде, аерым алганда, алар – парковка төзелеше, клиника янындагы күлне чистарту һәм яр буе территориясен төзекләндерү.

7 нче хастаханә 2011-2012 елларда сәламәтлек саклауны модернизацияләү буенча республика программасына кертелгән иде, дип белдерде Айрат Фәррахов.

Казан Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе Татарстанда 6 югары технологияле үзәк булачак. Ул өч клиниканы берләштерәчәк, алар - 7 һәм 9 хастаханәләр, 15 нче хастаханәнең 1 нче Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе.

Югары технологияле үзәк базасында кан тамырлары авырулары үзәге, травматология, абдоминаль хирургия һәм гинекология буенча медицина ярдәме күрсәтүне оештыру ниятләнә. Ул заманча җиһазландырылачак һәм Универсиадага кадәр эшли башлаячак. Аны 2013 елның 9 маенда ачу планлаштырыла. Ә апрель аенда операцияләр үткәрелә башлаячак.

Яңа Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе Универсиадада катнашучыларга һәм кунакларга, Заречье тирәсендә яшәүче 500 мең кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Бу киңкүләмле проектны гамәлгә ашыру шәһәрдә яшәүчеләргә ашыгыч ярдәм күрсәтү системасын тамырдан үзгәртү мөмкинлеге бирә.

Бу 10 заманча операция бүлмәсе, зур кабул итү бүлмәсе, персонал өчен аерым керү урыны булган эре үзәк булачак. Анда вертолет мәйданчыгы да каралган.