Рөстәм Миңнеханов Бөекбритания Лордлар палатасында булды
08.11.2012Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөекбритания Лордлар палатасында булды. Искәртеп узабыз, 7-9 ноябрьдә Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Лондонда.
Республика башлыгын һәм Татарстан делегациясе әгъзаларын лорд Нәзир Әхмәт каршы алды. Ул кунаклар өчен экскурсия үткәрде, Палата, аның функцияләре һәм вәкаләтләре турында сөйләде.
Лордлар палатасы Бөекбританиянең бөтен почмакларындагы җәмгыятьләрнең төрле катлам вәкилләреннән тора.
Утырышлар залында Лордлар палатасы эшен барлык теләүчеләр дә күзәтә ала. Татарстан делегациясе әгъзалары шулай ук утырышның ничек узуын күзәтте.
Утырышка керү һәркем өчен бушлай.
Экскурсия тәмамлангач Рөстәм Миңнеханов Бөекбритания Лордлар палатасының дәрәҗәле кунаклары китабында язу калдырды.
ТР Президенты матбугат хезмәте