Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең Бөекбританиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Яковенко белән очрашты
08.11.2012Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең Бөекбританиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Яковенко белән очрашты. Очрашу РФ нең Бөекбританиядәге илчелегендә узды. Очрашуда Татарстан ягыннан ТР Президенты ярдәмчеләре Радик Гыйматдинов һәм Айрат Нуретдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы Идарәсе Рәисе Шамил Агеев һ.б. катнашты.
Александр Яковенко Рөстәм Миңнеханов өчен илчелек бинасы буенча экскурсия үткәрде.
Очрашу ахырында Рстәм Миңнеханов БДТРК телеканалы һәм “Голос России” радиосы хәбәрчеләре сорауларына җавап бирде.
ТР Президенты матбугат хезмәте