Фәрит Мөхәммәтшин Балтач районының яңа башлыгы итеп сайлану белән Рамил Нотфулинны котлады

08.11.2012

Бүген Балтач районы муниципаль районы Советы утырышында, ТР Президенты тәкъдиме белән, муниципаль берәмлекнең яңа башлыгы итеп Рамил Нотфуллин сайланды. Ул бу вазыйфада хәзерге вакытта республика парламентында даими нигездә эшли торган Марат Зариповны алмаштырды. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин, балтачлылар алдында чыгыш ясап, Марат Зариповның районны ун елдан артык җитәкләве вакытында социаль-икътисад үсеш буенча күрсәткечләрне нык яхшыртуга ирешүен билгеләп үтте. “Иң мөһиме – ул, республиканың авыл районнарына хас булганча, сөт җитештерү күләмен арттыра алды. Тормыш Балтач районының кадрлар әзерләү юнәлешендә яхшы эшләвен күрсәтте. Монда тәрбияләнгән кешеләр республика дәрәҗәсендәге вазыйфаларда хезмәт куя”, - диде спикер. Һәм Марат Зариповка хезмәте өчен рәхмәт әйтеп, ТР Президентының Рәхмәт хатын һәм “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен” медале белән бүләкләде.

Муниципаль берәмлекнең яңа башлыгы итеп Рамил Нотфуллин яшерен тавыш бирү юлы белән бертавыштан сайланды. Ул, депутатлар алдында чыгыш ясап, Балтач районы халкының тормыш сыйфатын яхшыртуның төп бурыч булуын билгеләп үтте.

Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән сөйләшкән вакытта республика муниипаль районнары һәм шәһәрләре җитәкчеләрен ротациясенең дәвам итүен билгеләп үтте. Ул Казанга эшкә күчәргә теләгән Марат Зариповка Дәүләт Советы депутатлыгына өстәмә сайлауларда үз кандидатурасын күрсәтергә мөмкинлек туган. “Ул альтернатив нигездә сайланды һәм хәзер даими нигездә Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитетында эшләячәк. Аның хуҗалык эшчәнлеге һәм район белән җитәкчелек итү буенча зур тәҗрибәсе депутатларга файдага булыр дип уйлыйм”, - диде спикер.

Фәрит Мөхәммәтшин яңа сайланган башлык Рамил Нотфуллинның барлык мәсьәләләрдә үзен уңай яктан гына күрсәтүен, абруй һәм хөрмәт казанганлыгын билгеләп үтте.

Спикер сүзләренчә, Балтач районы җитәкчелеге алдында торган бурычлар элеккечә кала: авыл хуҗалыгындагы күрсәткечләрне яхшыртудан тыш, берничә социаль мәсьәләне дә хәл итәргә кирәк. “Юллар, ФАПлар төзелеше, авыл клубларын ремонтлау һәм сафка бастыру буенча программалар актив эшләргә тиеш. Мин район хастаханәсе ремонты, ветераннар һәм күп балалы гаиләләр өчен торак төзеләчәк урын белән таныштым. Перспектива ачык, эш җитәрлек. Яңа башлык Балтач районының барлык халкы тарафыннан хупланачак идеяләр белән чыгар, тормышны “җанландырып” җибәрер дип ышанам. Ә бу үз чиратында яңа социаль-икътисади үсешкә һәм күрсәткечләр яхшыруга китерер”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән эш итү бүлеге