Татарстан Премьер-министры Түбән Камада “Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы” проектын гамәлгә ашыру буенча эшлекле киңәшмә үткәрде

23.04.2008

Бүген “ТАНЕКО” компаниясе офисында (Түбән Кама) Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада “Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы” проектын гамәлгә ашыру буенча эшлекле киңәшмә үткәрде.
Сүз проектны тормышка ашыру буенча агымдагы эшләрнең торышы, Комплексның проект документларын эшләү өлкәсендә хәлләрнең торышы һәм шулай ук төзү-монтаж эшләренең графигын үтәү турында барды.

Киңәшмәне ачып, Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы бүген үк проектның состав өлешен тәшкил итә торган транспорт ягы үсеше турында уйланырга вакыт җиткәнен билгеләп үтте. Ул Татарстан Хөкүмәтенең республика һәм “Россия тимер юллары” ААҖ арасында 2008-2010 елларга Үзара ярдәмләшү һәм хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куюы турында искә төшерде. Татарстан Республикасы Премьер-министры сүзләренә караганда, Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы проекты дәрәҗәсендәге кебек эре проектлар, тимер юллар белән тиешле тәэмин ителмичә торып, планлы рәвештә эшли алмый һәм ул әлеге юнәлештәге эшнең активлаштырылуын сорады.

”Проектны гамәлгә ашыру өлкәсе буенча бездә борчылу бар, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Без инде аның состав өлешен тәшкил итә торган финанс ягы турында килештек, ләкин чишелешне таләп итә торган бары тик техник һәм технологик мәсьәләләр дә бар.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы проектны тормышка ашыру срокларының Татарстан Республикасы Куркынычсызлык советы тарафыннан раслануын һәм бернинди хәлләрнең дә аларны тоткарлый алмавын искәртеп үтте.

Эшлекле киңәшмәнең күпчелек өлеше ябык ишекләр артында үтте.

Шуны да искәртик: 2007 елның ноябрендә “ТАНЕКО” ААҖ “Зенит” банкы (Мәскәү) ярдәме белән БНП Париба” (Франция) тарафыннан оештырылган 2 млрд. АКШ доллары күләмендәге кредит линиясен ачу турында килешүгә кул куйды.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән практика, стажировка, персонал лизингы һәм хезмәт миграциясе өлкәсендә нефть эшкәртү һәм нефть химиясе предприятиеләре белән корпоратив партнерлык турында килешүгә кул куелды инде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте